Горький исемендәге Үзәк ял паркындагы монументаль һәйкәлнең авторы Актаныш сынчысы икән...
Горький исемендәге Үзәк ял паркындагы монументаль һәйкәлнең авторы Актаныш сынчысы икәнен белә идегезме? Һәйкәлнең авторы Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа. 1930 еллар башында әтисен кулак дип гаеплиләр, гаиләләрен Пермь өлкәсенә сөрәләр, әтисе Маликны Беломорканал төзелешенә җибәрәләр. Биш елдан ул азат ителә, 1935 елда гаиләсе янына кайтып килгәндә, ул ыргылып барган поезддан сикерә һәм нәкъ вагон астында калып һәлак була. 11 яшьлек Василне апасы Казанга алып китә. Анда бала һөнәр училищесын тәмамлый. 18 яше дә тулмаган егетне сугышка алып китәләр. Сугыштан кайткач, Казан сәнгать училищесында укый, сыннар ясау белән шөгыльләнә башлый. Аның әсәрләренең төп геройлары – батырлар. Диплом эше – “Мулланур Вахитов” Мәдәният министрлыгы дипломына лаек була. Хатыны Галина белән һөнәре таныштыра, икесе дә – рәссам. Васил Маликовның шәһәр күрке булган берничә әсәре бар. Берсе – Үзәк ял паркы каршындагы монумент. Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булганнарга куелган һәйкәл 1967 елда иҗат ителә (архитекторлары А.А.Спориус, Г.М.Пичуев). Бу хезмәте өчен аңа Тукай премиясе бирелә. Бу хезмәтне Васил Маликов сугышта күргәннәреннән чыгып иҗат итә. Аларга дошман һөҗүм итә, Васил атарга команда бирә һәм көрәштәше Алексей шул якка таба ут ача, нәкъ менә һәйкәлдәге кебек һәлак була. Ә инде сынны Васил Маликов Казан кешесе Евгений Чугуновка карап ясый. 17 яшьлек егет җәй буе диярлек сынчы өчен натурщик булып эшли. “Васил абый хәтеремдә бик тыйнак кеше булып калган. Ул мине өенә алып кайтып, хатыны, улы белән таныштырды. Шуннан мин аларга еш бара торган булдым. Улы Борис белән хәзер дә якын дуслар", - дип сөйләгән Евгений “Мәдәни җомга” гәзитенә. Васил Маликов каһарманнарга багышланган күп сыннар иҗат итә. Мулланур Вахитов белән бик мавыга, күпсанлы әсәрләр иҗат итә. Әмма шәһәр үзәгендәге калкулыкта зур һәйкәл куюны аңа түгел, башка сынчыга тапшыралар. “Әти бик туры сүзле кеше иде. Аның аркасында әнигә дә шактый кыен ашарга туры килде. Берничә ай эшсез, акчасыз утырган вакытлар күп булды. Шуларны күреп үскәнгәдер, иҗат эшенә кызыкмадым.... Кышларын бәкегә багып, уйга батып балык тотарга яратты мәрхүм... Әнинең вафатын бик авыр кичерде. Бер елдан соң 1992 елда 68 яшендә үзе дә бакыйлыкка күчте", - дип сөйләгән улы Борис. Соңгы елларда Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан Васил Маликовның иҗатын таныту буенча тәкъдимнәр ишетелә башлады. Фотоларда: 1. Үзәк парктагы монумент 2. "Волга" кунакханәсе бизәлеше 3. Васил Маликов үзе 4. Муса Җәлил сыны 5. Павел Корчагинга һәйкәл 6. Актаныш кызы сыны 7. Мулланур Вахитов сыны
Канал в каталоге Максиметера
662 подписчиков · Наука