Перейти к содержимому
Максиметер

Телебездән төшеп калучы сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүгенге сүзебез телебезнең барлык ...

Телебездән төшеп калучы сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүгенге сүзебез телебезнең барлык диалектларында булмаса да, казан татарларының барлык сөйләшләрендә кечкенә мендәрне, еш кына чигелешле яисә челтәрләп бизәлгән кечкенә мендәрне белдерү өчен кулланылган *күпчек* дигән лексик берәмлегебез хакында. Урал татарлары сөйләшендә *күпчек* урынына *колак мендәре* дигән атаманы кулланганнар. Әлбәттә, колак мендәре дигәндә, яту, йоклау белән бәйле әлеге әсбап атамасына аның формасы түгел, ә кулланыш вазифасы алга чыгарылган. Күпчек дигәндә исә атама нигезен, киресенчә, мендәрнең формасы билгеләгән. Шуңа күрә атама этимологиясе дә бик аңлашыла, ягъни бик аз гына күпереп торучы мендәр дигәнне күрәбез. Ни кызганыч, бүгенге көндә без бу сүзебезне дә кулланмый башладык. Телебезнең көндәлек яшәешеннән тыныч кына, берсе артыннан икенчесе тоташып бик күп сүзләребезнең төшеп калып баруы безне бик борчый. Шунлыктан без атнага бер тапкыр булса да, әлеге сүзләребезне искә төшермәкче, хәтергә кертмәкче булабыз. Ни дисәң дә, бүгенге көндә татар халкы этник традицияләренә нисбәтле оештырылган туристик маршрутлар, декоратив сәнгать эшләнмәләре шактый актив рәвештә гамәлгә кертелә башлады. Аларның һәркайсында, шул исәптән, сувенирлар җитештерүдә күпчекләр аерым урын алып торалар. Бәлки бүген көндәлек тормышыбызда "подушечка" дигән рус сүзе урынына бик матур, әйтергә җайлы, йомшак яңгырашлы "*күпчек*" куллана башларбыз. Бирсен ходай дияседер инде. #архаик_сүз #тарихи_сүз

234 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Наука»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.