Телебездән төшеп калган сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүген эченә нидер салып, урталай б...
Телебездән төшеп калган сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүген эченә нидер салып, урталай бөкләп, кырыйларын ябыштырып пешерелгән камыр ризыгын белдерүче БҮРӘК /БИРУК сүзе хакында сөйләрбез. Хәзерге көндә бу сүз урынына ризыкның ясалу ысулына бәйле БӨККӘН дигән атаманы кулланабыз. Телче галимнәребезнең күбесе БҮРӘК сүзенең дә килеп чыгышын шул ук гомумтөрки БӨРҮ сүзенә барып тоташа дип аңлаталар. Ул гына да түгел, рус телендәге пирог сүзен дә әлеге төрки тамырлы татар сүзе бүрәк / бирук / пиругтан килеп чыккан диләр. Бу сүзне без хәзер бик иркен кулланабыз. Әлбәттә, борынгыдан килгән үз сүзебез буларак түгел, ә рус сүзе дип аңлап сөйлибез. Шулай да әлеге пирог атамасының үз сүзебез икәнен онытмый, кирәк чакта пирог дип түгел, бирук дип әйтсәк, сүз байлыгыбызга тагын бер сүзне кире кайтара алган булыр идек. #архаик_сүз #тарихи_сүз
Канал в каталоге Максиметера
647 подписчиков · Наука