Бүген минем йокым туймады. Кичә эш күп булды, отчетлар белән утырдык, яхшы нәтиҗә белән...
Бүген минем йокым туймады. Кичә эш күп булды, отчетлар белән утырдык, яхшы нәтиҗә белән яптык каталогны. (Яңасы шушы новинкалар күп) Бүген исә структурамдагы кызларымның уңышларына сөенеп туя алмыйм.🤲 Хезмәтсез хөрмәт тә юк, бәрәкәте дә булмый. Шуңа күрә һәр эшнең үз авырлыгы бар. Канал алып бару да — зур хезмәт. Читтән карап торганда бик җайлы тоелса да, һәр материал иләк аша үткәрелә: моңа күпме вакыт, эш керә...😅😅😅 Мин башка видеолар тапсам да, аларны барыбер үз күңелем аша үткәрәм. Хәдисләр, аятьләр укырга яратам һәм бу эшне, мисаллар аша башкалар өчен дә файдалы булсын дигән нияттән җиткерәм. Шуңа күрә бар нәрсәгә дә әзергә-бәзер дип карап булмый, аятьләр һәм хәдисләр безне һәрчак өйрәтә, уйландыра. Аллаһ ярдәм итсен, разый булсын, үзенә тагын да якынайтсын иде барчабызны! 🤲