Кайчакта бар да бар кебек, ә күңелдә — төпсез бушлык.
Кайчакта бар да бар кебек, ә күңелдә — төпсез бушлык. Тормыш кызыксызлаша, тәнне авырулар баса, үзеңне ятим һәм ялгыз хис итә башлыйсың. Бу халәт малга да, уңышка да карамый — иң бай кешенең дә җаны сызларга мөмкин. Чөнки күңел бушлыгы — ул Аллаһка якынлык җитешмәүнең билгесе. Җанның ачлыгын дөнья малы белән генә тутырып булмый. Без көндәлек дөнья мәшәкатьләренә тирән чумабыз. Юк-бар борчуларга, файдасыз уйларга вакыт табабыз, ә үзебезгә иң мөһим сорауны бирмибез: «Без Аллаһка якынаябызмы икән?»