Менә иртә таңнан секретарь эшенә менеп кунакладым әле 😅 Биредә шулай инде ул — я соңга...
Менә иртә таңнан секретарь эшенә менеп кунакладым әле 😅 Биредә шулай инде ул — я соңга калам, я сорап китәм... Үзебезчә әйткәндә, «исәнлек булсын, җибәрәбез инде» режимында эшлибез.😅 Биредә бер сәгать эчендә баштан 100 төрле мәгълүмат үтеп китә. Хәзер инде үзем кадәр зур блокнот сөйрәп йөрим,🤭 чөнки барысы да онытыла башлады. Иртән торгач, кичә кич нәрсә ашаганымны да хәтерләмим бит, ә сез миңа «олыгаймыйсың» дигән буласыз! Мәгез, менә сезгә беренче билгеләре! 😂 Шаяруым, әлбәттә, алай зарланып утырам димәгез тагын, зарланмыйм — мин бу эштән рәхәтләнеп кәеф табам😅 Кеше бит ул эшләмәсә, баш мие үсми, гел берәр шогыль кирәк. Күпләр декретта озак утырып чыгалар да, тормыш авыр баш эшләми дип зарлана башлыйлар. Менә шуңа күрә декрет ялында да башка кунегүләр кирәктер инде: һич югында догалар ятларга. Баш гел хәрәкәттә булырга тиеш. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Менә эшкә дә кайчак 80 яшьлек әбиләр килә — бөтен перерасчетны үзләре үк язып, санап китерәләр дә чагыштырып сорап йориләр. Элек бухгалтер булып эшләгән башлы әбиләр бүген дә баш белән эшли бит ул! Кыскасы, башны эшләтәбез, тормыш маҗаралары дәвам итә 😉 Уңышлы үтсен көннәребез🤲