Бер тема туды бит әле, ситуациясе дә чыгып кына тора 🫢өйрәнәбезме?
Бер тема туды бит әле, ситуациясе дә чыгып кына тора 🫢өйрәнәбезме? Нинди темамы? Комментарийларда карта номерлары, чит-ят сылтамалар куела башлады, "рөхсәт сорау" темасына,урыс әйтмешли, "плавно" кереп китәрбез ахры🫣 Каналларга куя торган Рөхсәтсез сылтамалар буенча Рөхсәтсез сылтама калдыру - Ислам әхлагына (әдәпкә) да, шәригать кагыйдәләренә дә сыймый. Канал хуҗасына зыян китермәс өчен һәм үз хезмәтегезнең дә бәрәкәте булсын өчен, алдан сорап рөхсәт алу яки реклама өчен түләү (килешү буенча) иң дөресе булыр. Мошенниклар заманы... Сезнең куркынычсызлыгыгызны уйлап, шикле сылтамаларны һәм акча сораган хәбәрләрне бетереп барырга мәҗбүрмен. Үпкәләмәгез, ачуланмагыз инде. 🙏🙏🙏 мин куймаган сылтамалар булгач, чит сылтамаларга кертәсе килми сезне.