Кеше өенә кергәндә үтәлергә тиешле төп әдәпләр:
Кеше өенә кергәндә үтәлергә тиешле төп әдәпләр: Сәлам бирү һәм рөхсәт сорау. Ишеккә килгәч, башта сәлам бирергә, аннары керүгә рөхсәт сорарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Керү рөхсәте өч тапкыр сорала», — дигән. Өч тапкыр кагу (яки шалтырату). Ишекне яки кыңгырауны өч тапкыр ара калдырып кагарга кирәк. Беренче тапкыр — ишетсеннәр өчен, икенчесе — керүгә әзерләнсеннәр (кийенсеннәр) өчен, өченчесе — рөхсәт бирү яки бирмәүне хәл итү өчен. Йорт ияләре җавап бирмәсә, кире китәргә кирәк. Ишек каршында туры басып тормау. Ишек ачылганда өй эче күренмәсен өчен, ишекнең уң яисә сул ягынарак басып торырга кирәк. Бу кешенең шәхси тормышын һәм яшерен нәрсәләрен саклау өчен эшләнелә. Исемне дөрес әйтү. Эчтән «Бу кем?» дип сорасалар, «Мин» дип кенә җавап бирү дөрес түгел. Үз исемегезне ачык итеп әйтергә кирәк. Кире кайтырга кушсалар, үпкәләмәү. Әгәр өй ияләре «хәзер кабул итә алмыйбыз» яки «кире кайтыгыз» дип әйтсәләр, үпкәләмичә, тыныч кына кире китәргә кирәк. Бу Коръәндә дә аерым искәртелә. Рөхсәтсез өй эченә карамау.