💐Кичә, 10 июнь көнне Габдулла Тукай әдәби музеена 40 ел тулу уңаеннан зур тантана булы... — 11 июня 2026 г. в 10:36:27.748
💐Кичә, 10 июнь көнне Габдулла Тукай әдәби музеена 40 ел тулу уңаеннан зур тантана булып узды. Әлеге чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, музыкант аккомпаниатор Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов, концертмейстер Раушания Җиһангирова катнашты. Концерт номерлары мәртәбәле кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм артистлар һәм тамашачылар башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды Тукай әдәби музеена иҗади уңышлар теләп калабыз!!!

