Россия белән АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 ... — 18 июня 2026 г. в 08:47:55.133
Россия белән АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия. Саммит кысаларындагы чараларда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә катнашты. Чит ил кунаклары аларның чыгышларын яратып кабул итте.

