Безнең Райнур бер атнада 2 рейтингка эләкте! — 30 июня 2026 г. в 15:05:06.595
Безнең Райнур бер атнада 2 рейтингка эләкте! «БИЗНЕС ONLINE» басмасы төзегән еллык рейтингта Райнур 30 яшькә кадәрге иң перспективлы яшьләр исемлегенә кергән. Аның турында язучылар: «IT өлкәсеннән иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә күчкән бу егеттә ике юнәлештә дә зур потенциал бар», – дип билгели. Ә «Inkazan» басмасы уздырган халык тавыш бирүендә Райнур 20,8% тавыш җыеп, икенче урынны яулаган. Беренче урында «Рубин» футболчысы Илья Рожков, өченчедә исә КФУ аспиранты Анастасия Витвицкая. Райнурны чын күңелдән котлыйбыз!

