«Яр буенда биюләр» — 7 июля 2026 г. в 09:11:51.720
«Яр буенда биюләр» Оренбургтагы Урал елгасы яры бәйрәм мәйданына әверелгән. 💃«BERGӘ» Оренбург яшьләре оешмасы шушы көннәрдә җырлы-биюле кичләр оештыра. Биредә татар милли биюләре буенча мастер‑класслар, халык уеннары, бию импровизациясе, җыелма биюләр һәм халык көйләре баянда янгырый. Шәһәр халкы өчен бу яңарыш булган: күп кеше җыелган, кичәнең уртасында ук: «Киләсе мондый чара тагын кайчан булачак?» – дип сорый башлаганнар. ❗Киләсе «Яр буенда биюләр» 26 июль көнне 19:00 сәгатьтә булачак. 📍Җыелу урыны: Урал елгасы яр буе (җәяүле күпер янында).

