Казанда «Зуля Камаловага багышлау» трибьют концерты узачак! — 22 июля 2026 г. в 11:25:20.797
Казанда «Зуля Камаловага багышлау» трибьют концерты узачак! 8 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Казанда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зуля Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» трибьют-концерты узачак! Зуля Камалова — татар музыкасын дөньяга таныткан иң әһәмиятле артистларның берсе. Ул татар халык музыкасына заманча яңгыраш биреп, аны халыкара сәхнәләргә чыгарды һәм бүген дә аның иҗаты яшь буын музыкантларын яңа эзләнүләргә илһамландыра. Концертта татар инди- һәм этно-сәхнәсенең танылган вәкилләре, популяр башкаручылар, шулай ук махсус кунаклар — Геннадий Лаврентьев һәм Марат Taturas чыгыш ясаячак. Алар Зуля Камалова репертуарындагы җырларны үзләренең яңача интерпретациясендә тәкъдим итәчәк. Проект концерт белән генә чикләнми, аның кысаларында шулай ук лекция (паблик-ток) һәм проект презентациясе дә узачак.

