1–2 август көннәрендә Казанда «ТАРИХ ФЕСТ» тарихи фестивале узачак! — 29 июля 2026 г. в 07:28:32.037
1–2 август көннәрендә Казанда «ТАРИХ ФЕСТ» тарихи фестивале узачак! Ике көн дәвамында кунакларны Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына багышланган бай мәдәни-белем бирү программасы көтә. Фестиваль кысаларында галимнәр һәм медиа-авторлардан лекцияләр, музей экспозицияләре, перформанс, иммерсив һәм авторлык экскурсияләр, концертлар, тарихи дефиле, квиз һәм һөнәрчеләр ярминкәсе узачак. Чара Татарстан Республикасы Милли музее территориясендә (эчке ишегалды, җәйге сәхнә һәм музей заллары) үтәчәк. «ТАРИХ ФЕСТ»ны Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Миллиард.Татар» медиапроекты оештыра. Проектның партнёрлары: «Тархан» һәм «ТН-Мирас». 📎Фестиваль программасы һәм тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tatmuseum.ru/events/tarikh-fest-2026/

