«Ачык Университет» лекцияләрен 2 урында тыңлап булачак 🤩
«Ачык Университет» лекцияләрен 2 урында тыңлап булачак 🤩 Быел лекцияләр Кабан күле яр буенда гына түгел, ә Уникаль осталык үзәгендә дә оештырыла. Үзегезгә кызыклы булган лекцияләрне сайлап килә аласыз. Биредə татар мəдəнияте, сəнгате, архитектурасы, дизайны, тарихы кебек актуаль темаларга лекциялəр, дискуссиялəр һəм презентациялəр көтелə. Чарада үз эшенең осталары, галимнəр, белгечлəр катнаша. Барлык лекцияләр ирекле форматта уза: һәр катнашучы үзен кызыксындырган сорауга җавап таба, фикерен әйтә һәм бәхәскә кушыла ала. ▪️Вакыты: 29 август көнне 10:00-13:00 сәгатьтә Урыны: Уникаль осталык үзәге (Мәскәү ур., 2) ▪️Вакыты: 30 август көнне 14:00-17:00 сәгатьтә Урыны: Кабан күле яр буе, палуба