Санкт-Петербургта «Акыл фабрикасы» форумы узды
Санкт-Петербургта «Акыл фабрикасы» форумы узды 17 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә «Акыл фабрикасы» татар яшьләре форумы узды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары белән таныштырудан башланып китте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов оешманың киләчәккә планнары һәм яшьләрне берләштерү буенча гамәлдәге проектлары турында сөйләде. Алга таба сүз гид, экскурсовод һәм «Мөхлисә» мәдәни-агарту җәмгыяте җитәкчесе Фәридә Нәҗмиевага бирелде. Ул «Петербургның татар дөньясы» дигән темага чыгыш ясап, катнашучыларга Петербургтагы татар мирасы, тарихи урыннар һәм шәһәрдәге татар җәмгыятенең бүгенге торышы турында сөйләп узды. Тарихи чыгыштан соң «Башка төбәктә мәдәниятне саклау һәм үстерү: Петербургта җанлы мәдәни эшчәнлекне ничек торгызырга?» дигән мөһим мәсьәлә буенча фикер алышу (дискуссия) оештырылды. Биредә катнашучылар төбәкләрдә татар мәдәниятен саклап калуның авырлыклары һәм аны активлаштыру юллары турында үз фикерләре белән уртаклашты. Тулырак сылтамада congress.tatar/newss/санк... 📲