ҺАҖӘР ЗАКИР КЫЗЫ ШӘКҮРОВАНЫҢ ТУУЫНА 86 ЕЛ — 26 июня 2026 г. в 06:56:00.525
ҺАҖӘР ЗАКИР КЫЗЫ ШӘКҮРОВАНЫҢ ТУУЫНА 86 ЕЛ (1940-2019) Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова 1940 елның 26 июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. Иҗат юлын 1963 елда Курчак театрында башлый. 1964 елда Тинчурин театрына эшкә килә, 40 елга якын гомерен театрга, милли сәнгатьне үстерүгә багышлый. Һаҗәр Шәкүрова кабатланмас таланты белән меңләгән тамашачының күңелендә тирән эз калдырды. Ул тирән хис-кичерешләре, табигый осталыгы, ихласлыгы белән Лиза (А.Гыйләҗев «Сары чәчәк ата көнбагыш...»), Мөршидә (Т.Гыйззәт «Ташкыннар»), Җиһан (Г.Хаҗибәков «Аршин мал алан»), Флюра (И.Грекова «Тол хатыннар көймәсе») кебек йөзләгән образлар тудырды. М.Кәримнең «Айгөл иле» спектаклендәге Айгөл образы исә аның иҗатында аерым урын алып тора. Һаҗәр Шәкүрова театрда 1964-2003 елларда эшләде.