Татарстанның халык артисты — 17 июля 2026 г. в 06:28:01.579
Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллинаның тууына 73 ел.... (1953-2018) Т.Фәйзуллина 1953 елның 17 июлендә Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килә. Уфа сәнгать училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1972-1975 елларда Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли. 1972-2018 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында һәм Казан театр училищесында актерлык осталыгын укыта. Театрда 46 елдан артык эшләү дәверендә Тәслимә Фәйзуллина Бернарда («Бернарда Альба йорты» Ф.Г. Лорка), Галиябану («Саташу» Т.Миңнуллин), Убыр («Сихерче» Н.Гыйматдинова), Тәслимә («Сөяркә» С.Шәкүров), Флюра («Тол хатыннар көймәсе» И.Грекова), Ләлә («Гашыйклар тавы» И.Юзеев), Гөлчирә («Ташкыннар» Т.Гыйззәт), Сәрби («Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш) кебек кабатланмас рольләре белән халык күңелендә тирән эз калдырды. Т.Фәйзуллина, артистлык хезмәтеннән тыш, пьесалар тәрҗемә итте һәм җырларга сүзләр дә язды.

