ӨЛКӘННӘР КӨНЕ УҢАЕННАН ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН БУШЛАЙ БИЛЕТЛАР! ❤️ — 28 сентября 2026 г. в 10:55:45.146
ӨЛКӘННӘР КӨНЕ УҢАЕННАН ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН БУШЛАЙ БИЛЕТЛАР! ❤️ Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан пенсия яшендәге тамашачыларыбызга 40 бушлай билет бүләк итәбез Бушлай билетларны түбәндәге чараларга алырга мөмкин: 📅 1 октябрь | 16:00 🎭Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафьян Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе — 20 билет 📅 2 октябрь | 13:00 🎭«Театр ул — тормыш, театр ул — яшәеш!» экскурсиясе — 20 билет Бушлай билетны ничек алырга? ➡️ Тинчурин театры кассасына килергә → MAX кушымтасын ачарга → «Цифрлы ID»ның QR-кодын кассада күрсәтергә → бушлай билет алырга. 🎫 Билетлар саны чикләнгән — һәр чарага 20 билет. 📍 Тинчурин театры, Татарстан ур., 1