КҮҢЕЛСЕЗ ХӘБӘР! — 24 сентября 2026 г. в 14:21:14.635
КҮҢЕЛСЕЗ ХӘБӘР! Иртәме-соңмы, яраткан спектакльләр белән хушлашу вакыты җитә. Репертуар яңара. Яңа образлар туа. Яңа вакыйгалар игътибар үзәгенә чыга. Ә еллар буе безнең белән яшәгән спектакльләр театр тарихында кала. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Өч аршын җир» спектакле дә соңгы тапкыр уйналачак. Күрми калган булсагыз — карап калырга ашыгыгыз. Караган булсагыз — спектакль белән хушлашырга килегез. 📆 13 октябрь - 18:30 «Өч аршын җир» Сәхнәдә соңгы тапкыр. ▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️▫️ Любимые спектакли тоже уходят со сцены. 13 октября в 18:30 — последний показ спектакля «Три аршина земли».