Татарстанның атказанган артисты Фәһим Ситдыйковның тууына 73 ел.
Татарстанның атказанган артисты Фәһим Ситдыйковның тууына 73 ел. (10.10.1953-30.06.2011) Фәһим Мөнәвәр улы Ситдыйков 1953 елның 10 октябрендә Башкортстан АССРның Бакалы районы Наратъелга авылында туа. Режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Шәхсәнәм Әсфәндиярова курсларында укый. Театрда 1975 елдан алып 2011 елга кадәр иҗат итә. Театрда эшләү дәверендә ул татар һәм чит ил классикасы пьесаларында, заманча драматургия әсәрләрендә Сәяр (Ш.Хөсәенов «Әниемнең ак күлмәге»), Надирша (И.Юзеев «Мәкәрҗәгә барган идек»), Хәмит (Р.Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»), Сәфәргали (К.Тинчурин «Хәйләсез – дөнья файдасыз»), Ахун (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Даут (К.Тинчурин «Җилкәнсезләр»), Староста (М.Әмир «Гөлшаян») кебек 50 дән артык төрле пландагы кабатланмас образлар тудырып, тамашачы мәхәббәтен яулый.