Татарстанның халык артисты Земфира Досаеваның тууына 89 ел.
Татарстанның халык артисты Земфира Досаеваның тууына 89 ел. Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә туа. 1974 елда А.В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый. Театрга 1964 елда эшкә килә һәм 1995 елга кадәр иҗат итә. Татар театр сәнгате йолдызы Земфира Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп таныта һәм югары профессионализм белән сугарылган Фәүзия («Әнә килә автомобиль» Ф.Яруллин), Әминә («Шикәрем син, балым син» А.Гыйләҗев), Хурия («Ефәк баулы былбыл кош» А.Гыйләҗев), Бану («Хикмәтле доклад» К.Тинчурин), Рәсиха («Әниемнең ак күлмәге» Ш.Хөсәенов), Октябрина («Аты барның — дәрте бар» Н.Гаетбай), Мәдинә («Исәнлеккә-саулыкка» Р.Хәмид) һәм башка халык күңелендә урын алган бихисап рольләр башкара. Күренекле артистка, театрда уйнаудан тыш, «Уеннан уймак», «Тузган торактан күчкәндә» һ.б. нәфис фильмнарда төшә.