Драматург, актер, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууы... — 15 сентября 2026 г. в 07:55:54.023
Драматург, актер, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел. 🔰Кәрим Тинчурин гәүдәләндергән күпчелек образлар арасында аеруча истә кала торганнары — сизгер, күтәренке рухлы Незнамов, елгыр, җитез Кудряш («Гаепсездән гаеплеләр», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), зыялы язучы Сөләйман («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), гротеск дәрәҗәсендә бирелгән Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) һәм Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), трагик Борис Годунов («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой) һәм башкалар. 🔰Үзенең пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Кыям («Беренче чәчәкләр»), Батырхан («Җилкәнсезләр»), Булат («Зәңгәр шәл»), Мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»), Искәндәр («Американ»), Җантимер («Ил») һәм башка төп рольләрне башкара. 🔰1918 елдан режиссура белән шөгыльләнә башлый, үзе куйган спектакльләрдә реализм принцибын, ягъни спектакльнең тышкы күренешендә дә, характерлар үсешендә дә тормыш чынбарлыгына тугрылыкны эзлекле гәүдәләндерә. 🔰Үзе язган пьесаларның барысын да беренче булып сәхнәләштерә, шулай ук «Яңа кешеләр» (Г.Ибраһимов, 1920), «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш, 1920), «Җир уллары» («Җир уллары трагедиясе» буенча, Һ.Такташ, 1922), «Бай кызы» (Ш.Усманов, 1922), «Упкын» (Ә.Т.Рахманкулов, 1925), «Тормыш төбендә» («На дне», М.Горький, 1932), «Ревизор» (Н.В.Гоголь, 1929, 1932) спектакльләрен куя. 🔰Тинчурин композитор С.Сәйдәшев белән бергә иҗат итә. Аның «Сүнгән йолдызлар» (1924), «Казан сөлгесе» (1924), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932) пьесаларына С.Сәйдәшев язган көйләр алар буенча куелган спектакльләрнең табигый һәм аерылмас өлешенә әверелә. 🔰Актерлык эшчәнлеген башлаганчы ук, Тинчурин үзен драматург буларак таныта. 🔰1906 елда мәдрәсәдәге тәртипләрдән көлгән «Моназара» («Бәхәс») сатирик комедиясен яза. «Сәйяр» труппасында эшләгән елларда, нигездә, комедияләр иҗат итә: «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1912), «Ач гашыйк» (1915), «Назлы кияү» (1916). Аларда көчле гротескка корылган төрле хәлләр һәм характерлар аркылы татар зыялыларының милләтне социаль үзгәртеп коруга һәм аның алдынгы үсешенә омтылышлары гәүдәләнә. «Йосыф белән Зөләйха» (1919), «Зар» (1922), «Сакла, шартламасын!» (1923), «Тутый кош» (1924), «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1926) пьесаларында драматург сатирасы тирән социаль мәгънә һәм масштаблык ала. 🔰1938 елда Тинчурин репрессияләнә, аның пьесалары озак еллар дәвамында тыела. Үлгәннән соң аклана.