#КадерлеФото
#КадерлеФото «Туфан абый Миңнуллин исән чагында, без еш кына аның туган авылы Мәрәтхуҗага спектакльләр белән бара идек. Ул үз йорты каршына мул табыннар әзерләп, безне, кунакларын зурлап каршы ала иде. «Шулай булды шул» спектаклен урамда уйнадык: иске клуб алдында сәхнә корып, шунда саф һавада рәхәтләнеп авыл халкының күңелен күрдек. Кадерле мизгелләр... Фото 2005 елның августында ясалды. Фотода: Ринат Таҗетдинов, мин, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров». Минвәли Габдуллин