💐 КОТЛЫЙБЫЗ!
💐 КОТЛЫЙБЫЗ! Бүген, 11 октябрьдә, “Нур” театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетованың туган көне, күркәм юбилее. Хөрмәтле Дамира Рәсих кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сез — сәхнәбезнең чагу йолдызы, кабатланмас талантыгыз һәм җыр-моңнарыгыз белән тамашачы йөрәген әсир итүче искиткеч зат. Сезнең һәр ролегез — образ тирәнлеге, ә һәр җырыгыз — күңел кылларын кузгатырлык моң.Тамашачыларыгыз алдагы көннәрдә дә Сезне шулай ук яратсын һәм һәр чыгышыгызны бүгенгечә көтеп алсын, дигән теләктәбез. Зур мөмкинлекләр һәм көтелмәгән матур үзгәрешләр телибез. Актерлык осталыгыгыз һәрвакыт югарыда булсын, эшләрегез уңышлы барсын, яраткан эшегез, кадерле кешеләрегез һәм якты хыяллар бәхетле итсен Сезне. ❤