✨ БҮГЕН МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ!
✨ БҮГЕН МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ! Бүген, 20 октябрьдә, Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең туган көне. Ул 1919 елда Чишмә районының Келәш авылында дөньяга килгән. Мостай Кәрим — дөнья әдәбиятына гаять зур өлеш керткән, Башкортстан сүз сәнгатен яңа биеклеккә күтәргән даһи шәхес. Аның әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән һәм меңләгән йөрәкне җилкендерә. «Нур» театры өчен аның иҗаты аеруча кадерле. Безнең сәхнәдә еллар дәвамында «Кичке табын», «Кыз урлау» һәм «Айгөл иле» кебек легендар спектакльләр зур уңыш белән барды. 🎭 Әлеге вакытта безнең репертуарда Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Җәяүле Мәхмүт» спектакле зур уңыш белән бара. Режиссеры — Илсур Казакбаев. Мостай Кәримнең иҗаты — буыннарны тоташтыручы күпер. Ул һәрвакыт безнең белән! ❤
Канал в каталоге Максиметера
214 подписчиков · Госорганы и учреждения