✨ Кичә безнең театрда зур вакыйга булды! Ниһаять, тамашачылар белән бергә «НУР»га — НУР...
✨ Кичә безнең театрда зур вакыйга булды! Ниһаять, тамашачылар белән бергә «НУР»га — НУР» фильмын карадык. 🎥 Фильм Владислав Колесов режиссёры җитәкчелегендә «Картотека. Театры» Бөтенроссия проекты кысаларында төшерелгән. Экранда театрның беренче адымнары, аның күренекле шәхесләре, көндәлек эшчәнлеге, сәхнә артындагы тормышы чагылды. 💭 Фильмнан соң фикер алышулар да бик кызыклы булды — һәрбер килгән тамашачы хис-тойгылары белән бүлеште. Иҗат төркеменә һәм проектны оештыручыларга, яраткан тамашачыларыбызга зур рәхмәт! 🙏
Канал в каталоге Максиметера
215 подписчиков · Госорганы и учреждения