27 июньдә Мәскәү шәһәренең Коммунарканың мәйданында «Сабантуй дуслык һәм бердәмлек» гаи... — 28 июня 2026 г. в 10:37:38.954
27 июньдә Мәскәү шәһәренең Коммунарканың мәйданында «Сабантуй дуслык һәм бердәмлек» гаилә фестивале узды. Бу чара илебезнең барлык төбәкләреннән килгән халыкны һәм дин әһелләрен берләштерүе белән үзенчәлекле. Шушы зур бәйрәмдә безнең Әтнә районы мәдәният бүлеге каршында эшләп килүче сәнгать коллективлары да үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Фестивальне югары дәрәҗәдә оештыруга керткән өлеше өчен Әтнә мәдәният бүлеге рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләкне Мәскәү мөфтисе, Россия мөселманнары Диния җыены башлыгы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү советы әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альбир хәзрәт Крганов тапшырды.

