2026 елның 20 июлендә Казанның «Казан» гаилә үзәге янында тарихи вакыйга булды. Таныл... — 20 июля 2026 г. в 18:11:08.167
2026 елның 20 июлендә Казанның «Казан» гаилә үзәге янында тарихи вакыйга булды. Танылган кондитер Ренат Агзамов җитәкчелегендәге 70 белгечтән торган команда 10 метр биеклектәге гигант чәк-чәк манарасы ясап, Россиянең милли рекордын куйды. Бу тарихи вакыйгада безнең Әтнә районыннан Эльмира Камалиева да үз осталыгын күрсәтеп катнашты. Якташыбызның мондый масштаблы проектта һәм рекорд куюда катнашуы – безнең өчен зур горурлык.

