Казан дәүләт мәдәният институты базасында, «Беренче театр» Бөтенроссия театр сәнгате фе... — 21 апреля 2026 г. в 18:06:54.348
Казан дәүләт мәдәният институты базасында, «Беренче театр» Бөтенроссия театр сәнгате фестивале оештырылды. Фестиваль балалар театр коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.Фестивальдә республиканың барлык төбәкләреннән 500 дән артык укучы катнашты. Алар түбәндәге номинацияләрдә үзара көч сынаштылар: драма театры, курчак театры, театральләштерелгән тамашалар. "Курчак театры" номинациясендә катнашып Әтнә район мәдәният йортының "Әкият иле" курчак театры 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (режиссеры Сәләхетдинов Рафис Рәис улы). Котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар, яңа проектлар теләп калабыз 💐💐💐

