Бу тормыштан зарланырга — 31 августа 2026 г. в 17:21:28.019
Бу тормыштан зарланырга ашыкмагыз, Аллаһының сабырлыгын ташытмагыз. Кешеләрне гаепләргә тырышмагыз, Сәбәпләрен белми торып, орышмагыз. Авырлыклар килгән чакта курыкмагыз, Җиңеллекләр булачагын онытмагыз. Буйларыгыз җитмәгәнгә сузылмагыз, Җайлап эшләп булган җирдә тузынмагыз. Һичкемгә дә начарлыклар теләмәгез, Үзе юкта гайбәт итеп сөйләмәгез. Күршеләрнең уңышыннан көнләшмәгез, Әхлагы сай кеше белән тиңләшмәгез. Көчсезләрне, җәбер кылып, Кимсетмәгез, Ятимнәрне, кырый кагып, Үксетмәгез. Ят малларга куллар сузып, ялгышмагыз, Үзеңнеке булмаганга ябышмагыз. Бу дөньяны яратудан туктамагыз, Ходай бәхет таратканда йокламагыз. Чит гаиләнең эшләренә катышмагыз, Булышам дип, әшәкеләр атышмагыз. Алдакчылар, мутлар белән дуслашмагыз, Гел булышыр дуслар белән хушлашмагыз. Ялгыз гына шатланмагыз, кайгырмагыз, Ни булса да, туганнардан аерылмагыз. Өлкәннәргә авыр сүзләр һич әйтмәгез, Чәчкәйләре агаруны тизәйтмәгез. Чын сөюне адым саен таратмагыз, Очраган бер ошаганны яратмагыз. Тиң парларны башкаларга алмашмагыз, Юк-бардан да сәбәп табып, талашмагыз. Ходай биргән сәләтләрдән тартынмагыз, Тик, масаеп, йолдызларга атылмагыз. Кыйблаларны сайлаганда, абынмагыз, Халкыбызга ят нәрсәгә табынмагыз, Бу дөньяны яратудан туктамагыз, Ходай бәхет таратканда йокламагыз. Бәхетле булыйм дисәгез – Яратудан туктамагыз. (Исхак Фәйзи)

