«Бер сәбәпсез ник елмаясың?!” – дип — 31 августа 2026 г. в 17:12:50.018
«Бер сәбәпсез ник елмаясың?!” – дип Әйтмә миңа, дустым. Хәтереңдәме, берчак үзең миңа Еламаска куштың. Хәтереңдәме: тышта коеп-коеп Яңгыр ява иде. Минем җанымда да болытлы көн, Елак һава иде... Мин еладым сыенып күкрәгеңә, Эч серләрем сөйләп... Ә син кырыс кына әйтеп куйдың: “Еламаска кирәк! Елардай чакта да үз-үзеңне Елмаерга өйрәт! Беркем сиңа, хәлең ничек, димәс, Беркем тормас көйләп...” ...Мин елмайдым, үксеп елый-елый, Тешләремне кысып... Онытылган кебек булды кайгым, Күңел куйды очып. Шуннан башлап, мин кайгылырымны Гел йөгәнләп торам... Елмаям да, гүя башларына Күсәк белән орам! ...”Гел елмаеп кына торасың” дип, Гаҗәпләнмә, дустым! Теге чакта син бит үзең миңа Еламаска куштың... Шәмсия Җиһангирова

