Үскәндә:"Менә 18 яшем тулгач,минем тормышым башкача -яхшырак булачак!",-дибез.Аннары к... — 4 сентября 2026 г. в 19:57:00.605
Үскәндә:"Менә 18 яшем тулгач,минем тормышым башкача -яхшырак булачак!",-дибез.Аннары кияүгә чыккач,өйләнгәч,яхшы эшкә урнашкач,аннары бала булгач,икенчесе,өченчесе тугач дип яшибез... Аннары талчыгу сизә башлыйбыз,балалар үскәч, тормышлар җайлангач үзебезне бәхетле хис итәрбез дибез.Балалар мөстәкыйль була башлагач,"урысча әйткәндә"переходной возрастлары"башлана.Шуны җиңеп чыккач,җиңелерәк булыр инде,әз генә түзик ,каты бәрелмик дип ,тагы бәхет килгәнне көтәбез.Аннары яңа өй салгач,машинаны яңарткач,отпускка диңгез ярына барып кайткач,пенсиягә чыккач дип.... Ә бит бәхет ул һәр туган көннең һәр мизгелендә. Хәзер булмаса,кайчан?Безгә менә-менә чын тормыш башланыр ,бәхет еракта түгел кебек. Тик һәрвакыт башта ниндидер тәмамланмаган эш, башланасы эш, чишелмәгән проблемалар ,бурычлар,түләнеп бетмәгән кредит,ипотека...һәм башкалар,һәм башкасы...Менә шуннан соң бәхетле проблемаларсыз тормыш башланачак дип яши бирәбез. Ә бит уйлап карасак,эш беркайчан да бетмиячәк.Безнең тормышыбыз шуннан гыйбарәт.Бәхеткә юллар -юк,бәхет -ул үзе тормыш юлы.Күрә белгәннәр,көннең һәр мизгеленнән бәхет таба.Вакыт аяусыз.Бәхет мизгелен бүләк итеп ,кем беләндер якыннарың,хәтта якын булмаганнар белән дә бүлешеп була. Мәктәпне укып бетергәнне,институттан соң диплом алганны,җәйгә кадәр 5 кг ябыгам дигәнне,балалар туып мәктәпкә киткәнне,балалар өйләнешкәнне,Яңа елны,туган көнне ,язны,көзне,ялларны көтеп яшәргә кирәк түгел.Бәхет ул-язмыш түгел,ул үзебез проблемалар дип атаган тынгысыз көннәр!Бәхет -ул яшәү! Эшләгән эш урыныгызда акчасы әз,тик сез аны яратып башкарасыз икән,димәк бу бәхет,мәхәббәттән "мең кат "дөрләп янып ",ялгышып,үкенеп,кабат гашыйк булып -уттан чыгып,суга сикерәсез икән,димәк сез бәхетле ,сабыйларыгыз сезгә төнлә йокларга бирми елый икән-бу күккә ашмас бәхет...һәм башкасы,һәм башкасы!Бары тик күрә генә бел!Ян,җырла, көл,елмай, шатлыгыңнан бар җиһанга кычкыр!Син бу дөньяга тууың белән үк бәхетле!Шатлыгыңнан һәр көн шулай бие,әйтерсең лә синең биегәнеңне беркем күрми!Мин яратам сине тормыш❤️

