3 кеше таш ташыйлар икән. Шул өч кешенең берсеннән: — 4 сентября 2026 г. в 19:51:11.737
3 кеше таш ташыйлар икән. Шул өч кешенең берсеннән: -Сез нишлисез? - дип сораганнар. -Тир түгәм! - дип җавап биргән маңгаеннан тирен сөртеп. Икенчесеннән сораганнар. Ул: -Акча эшлим! - дигән. Өченчесеннән дә сораганнар. Ул өскә караган да: -Мәчет төзибез! - дип җавап биргән. Мораль: Бөек максатлары булганнарның тормышы да мәгънәле.
1 913 просмотров

