Бер кеше зур ,матур йорт сатып алган. Бакчасы тулы җиләк- җимеш икән.Ә янәшәсендә иске ...
Бер кеше зур ,матур йорт сатып алган. Бакчасы тулы җиләк- җимеш икән.Ә янәшәсендә иске генә йортта бик көнчел күршесе яшәгән.Көнчелегеннән һәр көнне күршесенең кәефен төшерү өчен сәбәпләр эзләгән:ишек капкасы астына, я чүп ташлап китә,я башка яраксыз эш эшли икэн. Беркөнне,бик яхшы кәеф белән уянып,абзыебыз җиләк җимеш бакчасына чыга,караса,ишеге төбендә көнкүреш калдыклары белән тулы чүп чиләге тора.Абзый чиләктәге чүпләрне ташлый да,чиләкне чистартып-ялтыратып югач,шунда бакчасыннан иң матур алмаларны гына гына сайлап тутыра да, күршесенә кертеп китә. Күршесе абзыебызны ,чүп чиләге аркасында талашырга кергәндер дия-дия ишеген ача,ә анда абзыебыз кызарып пешкән алмалар белән тулган чиләген суза: -Кем нәрсәгә бай,шуның белән бүлешә инде!-дигән ди ул күршесенә. Күңелләребез матур,пакъ,сөйләшкән сүзләребез җылы булсын.