Урам буйлап йөрим. Урам тыныч.
Урам буйлап йөрим. Урам тыныч. Күп өйләрдә утлар яналар. Белеп булмый анда яшәүчеләр, Ниләр уйлап хәзер яналар. Тыныч микән өйдә, урам төсле, Әллә инде давыл тузамы? Бәхет көтеп типкән йөрәкләрнең, Гомерләре зая узамы? Сөю тулы микән өйләрендә, Эчәләрме бергә чәйләрне? Әллә үпкә тулып басты микән, Яралардан тулган йөрәкләрне? Күгәрченнәр кебек гелдер - гелдер, Сөйләшәләр микән утырып? Әллә инде яшәп яталармы, Йөрәкләрен сергә тутырып? Урам буйлап йөрим. Урам тыныч. Өйләр төрле : ямьле, ямьсезе. Кеше язмышлары өйләр төсле, Була бәхетле, бәхетсезе. Автор - Алинә Минугулова (Гарифуллина)