Яшә күңел
Яшә күңел Су буенда учак дөрли, Ялкын теле өскә үрли, Карап торсаң җанга җылы, Шундый җиңел. Ә уйласаң еллар белән, Үткән төннәр, көннәр белән, Шул учакта дөрли- дөрли, Яна гомер. Су буенда учак ялкын, Белә күңел яшәү хакын. Үтә китә еллар белән, Шатлык, зары. Учак көле булып калсын, Йөрәкләргә җылы салсын, Иркәләсен күңел түрен Бәхет таңы. Су буенда учак яна, Аннан бары көле кала. Бар нәрсә дә җирдә чикле, Мәңге түгел. Су буенда учак кебек, Яңа көнгә үрлә көлеп. Өмет утын сүндермичә Яшә, күңел! (Айгөл Вәлиуллина)