СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉
СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉 https://max.ru/ometufa Бу гомернең узуларын Сез дә сизмәдегезме? Берәр заман картаермын Диеп белмәдегезме?! Вакыт-вакыт караштырып Алыгызчы көзгегә. Күрәсезме, шул көзгедән Кем карап тора сезгә?! Чәчләрендә көмеш кырау, Сырлар - авыз кырында. Муен белән чагыштырсаң, Сырлар әле ерунда! Маңгай, борын тирәсе дә Сырлар белән капланган... Яшьлектән хатирә булып Тик күздә очкын калган. Йөрәк әле тибә кебек, Ныклап тыңлап карасаң... Кешедән яхшы түгел, дип, Баш тартабыз таяктан. Күзлек кирәк түгел, дибез, Китап укый башласак... Күз алдында гына торган Кием-салым тапмасак. Һаман да өмет итәбез Алда гомерләр барга. Елмайган, көлгән булабыз, Бирешми аһка, зарга. Хыяллар корган булабыз Бәхетле киләчәккә. Хыяллардан ни мәгънә бар, Буй җитмәгәч терсәккә. Кайчан үткән соң бу гомер, Үткәнен сизенмәслек? Эзләп-эзләп табам димә, Кайларга качкан яшьлек. Дөнья артыннан куганда Күрми үтеп кителгән. Дача, өйләр салган чакта Көлеп торгандыр миннән. ...Картаябыз, картаймаска Никадәр теләсәк тә... Һаман ышанып яшибез Бәхетле киләчәккә! Шәмсия Җиһангирова. __________ Ошаса, 👍 куегыз, дуслар! ШУНДЫЙ МАТУР ШИГЫРЬЛӘР, КЫЗЫКЛЫ ЯЗМАЛАР УКУ ӨЧЕН "ӨМЕТ" КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ👇 https://max.ru/ometufa