Бервакыт уку йортында укучыларның берсе таләп ителгән тәртип кагыйдәләрен бозган.Балал...
Бервакыт уку йортында укучыларның берсе таләп ителгән тәртип кагыйдәләрен бозган.Балалар калган укучыларга үрнәк булсын өчен укытучының аңа җәза бирүен көткәннәр.Бер ай узган.Әмма җәза бирелү түгел,ачулану да булмаган.Ачулары кабарган укучылар укытучы янына килгән. -Без моны болай гына калдырасыбыз килми.Раббыбыз безгә болай гына күзләр бирмәгән! — Дөрес,-дигән укытучы.-Күзләр белән бергә ул безгә күз кабаклары да биргән! Шулай,кайбер вакытта кайбер нәрсәләргә урынлы гына күз йомып калу хәерлерәк тә була!