Гомер
Гомер Бу гомер бик азга бирелгән. Янганда үрләргә ялкындай. Җылыңда терелсен йолдызлар, Эресен куеныңда салкын ай! Көннәре санаулы, минуты! Сулышың, тирәнтен тын алу. . . Вакытың, сәгатең суккач та, Кинәттән җиһаннан югалу. Бу гомер секундлык. . . Аңласаң! Ишелә таулары, ком кала.. . Күңлеңне чистарт та ялганнан, Җаныңны карадан арала. Бу гомер бер мизгел аңласаң. Йолдыздай атыла офыкта. Син берәү, җиһанда мин берәү, Кабатлап булмастай, онытма! (Айгөл Вәлиуллина)