СҮТҮ СЫНАВЫ
СҮТҮ СЫНАВЫ Сүтеп буламы соң бу чынлыкта, Катлам-катлам ялганнардан үргән койманы? — Күрсәк тә гел, адым саен, Дөньялыкның безне алдап сыйлавын. Сүтәм бүген янә гомер сукмагымны, Исемнәрне, күптән таныш сыйларны... Әлсерәгән җанның чыңы калсын, Тапмасам да матур сүзләр, кыланып. Көзге акыл белән җүләрлекне Берәм-берәм аерып куямын. Үземне гел шулай сүтеп торамын– Калмасын дип ялган буявы. Тукта, вакыт! Тор әз генә тын алып. Илаһи нур тамсын зәңгәр күктән, Бетсен тизрәк сүтү сынавың! Мин бит бары үз асылым эзлим– Дөньясыннан әле тәмам туймадым. Яңа көчтән терелеп яшәп китсен, Сүтелгәннән калган җаным уймагы. Илшат Сибагатов