Үзебезне күзәткәндә
Үзебезне күзәткәндә Яхшылыклар кылмасак та, Начарлыкны тиз эшлибез. Борынын чөеп йөрмәсен, Аңа шулай тиеш дибез. Булмаганга охшаганбыз Без тәрбия дәресендә. Үч алу ягын карыйбыз Каршы әйткән сүз өчен дә. Исең-акылың китәрлек Бездәге ул мин-минлеккә. Бугаз чәйнәзшеп яшәүләр Илтми бер дә иминлеккә. Арабызда ихтирам юк- Явызлар без,көнчелләр без. Исем китә,аңлый алмыйм- Әллә нинди кешеләр без! Фанавис Давлетбаев