ЯШӘ СИН БҮЛЕШЕП
ЯШӘ СИН БҮЛЕШЕП Бар икән,кызганма тормышта! Ярдәм ит чынлыкта яшәргә. Нигә соң булганны яшереп, Бирмисең башкага, бүтәнгә. Яшә әле, син адәм баласы, Мохтаҗлар белән бүлешеп. Сора син, күршеңнең хәлләрен, Гомер ит һәркөнне күрешеп. Әгәрдә тамагың тук булып, Газап чиксә күршең, туганың Уйлама,бәхетле мин диеп, Югала бер көнне булганың. Кирәк ул йомшаклык күңелгә, Яшәргә йөрешеп гел бергә. Ходай бит кемгәдер гел бирә. -Бүлеш,- дип байлыкны гомергә. Күңелең бай булса,шул җитә, Онытма зур байлык-ул саулык. Язмышның һәр көне зур бүләк, Бизәми кешене саранлык. Яшә син бүлешеп булганда, Карама башкалар сүзенә. Яхшылык эшләсәң теләктән, Әйләнеп кайтыр ул үзеңә. Фәнил Ахунҗан