Бу дөньяның кеме генә юк соң,
Бу дөньяның кеме генә юк соң, Әйбәте бар, бардыр начары. Шундые бар, якын итеп йөреп, Авырлыкта ташлап качканы. Юашы бар, бар бик усаллары, Тоткан җирдән өзә торганы. Үз яныңда әйбәт булып йөреп, Сиздермичә тозак корганы. Ихласы бар, бар бик хәйләкәре, Мәкер белән эшен иткәне. Эшең төшсә андый бәндәләргә, Белмисең дә ниләр көткәнне. Усалларга җирдә яшәү рәхәт, Юашларга авыр бу җирдә. Әкиятләрдә генә һәрвакытта, Явызлыкны яхшылык җиңә. Ә тормышта киресенчә була, Яхшылыкны җиңә явызлык. Тик шулай да изге эшләр кылыйк, Җирдә ятмас әле яхшылык... Бу тормышта яхшы кешеләрне, Юлдаш итсәң яшәү күңелле. Усал булмыйк, мәрхәмәтле булыйк, Ике яшәп булмый гомерне! (Г.Ш.)