Саулык телим...
Саулык телим... Рәхмәт язмыш, юлларымда бары Очрады яхшы кешеләр. Эчкерсезләр, гади, ачык йөзле Барысы да минем ишеләр. Һәр яңасын җылы кабул иттем, Начар ягын күрә белмәдем. Сикәлтәле юлдан гомерем буе Җанга якын дуслар эзләдем. Бүген алар бик күп, миңа җиңел- Бер җылы сүз җитә алардан. Дусларны – мин, алар мине аңлый, Күңел сизә әллә кайлардан. Тауга менгән чакта, каерылып, Карыймын түбәнгә – егылмыйм. Мең яхшылык белән тотып торган Дуслар терәк – ялгыз түгел мин! Гөлнур Мөхәммәтханова