Мин яшәмим кеше гомерләрен,
Мин яшәмим кеше гомерләрен, Минем тормыш-минем язмышым. Мин курыкмыйм, гайбәт сөйләүчеләр Санаса да һәрбер ялгышым. Ялгышсам да,болар-минем ялгыш, Кеше хөкеменә тапшырмыйм. Икейөзле булып,чын булмышым Матур битлекләргә качырмыйм. Мин нинди бар,шундый булып калам, Үзгәрергә килми көчемнән. Уйлаганым йөзгә бәреп әйтсәм, Кичерегез,гафу үтенәм. Егылганда күрми үткәннәргә Үпкәләмим-торып басармын. Көчлелегем исбат итәр өчен Ныклы адымнарым ясармын. Ап-ак биткә язам үз язмышым, Сызам,бозам,кабат төзәтәм. Кешеләргә ярыйм диеп түгел, Үзем теләгәнчә үзгәртәм. Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз Фәрештәгә тиңләп үземне. Саксыз кылган хата-ялгышларым Бу дөньяга ачты күземне. Атлап барам гомер юлы буйлап, Кирәксенмим юлдаш,дусларны. Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән Кылсын диеп барыр юлларны. Алсу Гаязетдинова