Табигать тә кешеләр күк
Табигать тә кешеләр күк Бик еш була көйсез. Ә сез менә шул көйсезлек Ничек була дисез? Көйсез чакта бернәрсәгә Үсми никтер күңел. Хәтта матур тормышлар да Матур кебек түгел... Кәеф төшә көтмәгәндә Көйсезләрне күреп. Юатасы килә бик тә Хәлләренә кереп. Шул мизгелдә чыгар төсле Күктә кояш көлеп. Бар җиһанны якты, сихри Нурларына төреп. Көйсез чакта буран дулый, Давыл куя кубып. Күз яшьләре ирек ала Кайчак күңел тулып... Көйсез үтә кайбер көннәр, Көйсез була йокы. Кемнеңдер баласы көйсез, Кемнең көйсез йорты... Илләр көйсез, телләр көйсез, Көйсезләнде халык Яши алырбызмы берәр Шуннан гыйбрәт алып? Гөлчәчәк Садретдинова