Сулар сибеп үсми саулык
Сулар сибеп үсми саулык Болында, бакчаларда. Сатып алып булмый аны Бернинди акчаларга. Саулык кирәк олысына, Саулык кирәк кечегә. Саулык дигөн байлык кирәк Җирдә һәммә кешегә. Саулык булса гына татлы Тәгам ризык тәме дә. Сау чакта гына күренә Күзгә дөнья яме дә. Саулык белән ирешелә Җирдә һәрбер уңышка. Шөкер итеп яшик әле Сау-сәламәт тормышка! Гөлчәчәк Садретдинова