Меңләгән җепләр бәйләнгән
Меңләгән җепләр бәйләнгән Язмышлар арасында. Көнгә карап кеше яши Кешеләр дөньясында. Бернәрсә дә ят түгелдер, Барсы да таныш кебек. Бер җепкә тоташкандай Тормыш бара үрелеп. Дөнья гөрләп каршы ала, Сузылып яткан юллар. Офык, күкләр, алсу таңнар, Җуелмас мәңге чорлар. Биек, бөек Күкләр иле... Сүрелмәс кояш нуры. Гамьнәр эзләп яши кеше, Тик якты булсын юлы... Алия Зартдинова