Ачмам дигән идем беркайчан да,
Ачмам дигән идем беркайчан да, Тормышымның үткән битләрен. Тотмам дигән идем онытылып, Онытылып беткән читләрен. Тор(а)лмадым әйткән сүзләремдә, Ник яңарттым сүнгән хисләрне? Яшем алга киткән саен сагынам ник Искә алам айлы кичләрне? “Артка юл юк, артка борылма!”-дип, Күпме сүз бирдем бит үземә. Әйләнәм дә кайтам яшьлегемә, Гомеремнең моңсу көзендә. Тузан баскан иде, ник ачтым соң Тормышымның үткән битләрен? Аек күңел аңлый, кичерә алмый, Гомернең тиз үтеп киткәнен. Алсинә-Турай